Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне алдыйлар, талыйлар

Ялганчылар белән дөнья тулган бу заманда бик сак булырга кирәк тә бит, әмма күбебез аларның «алтын теленә» ышана.

Узган атнадагы эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, ялганчылар корбаннары шактый булган.

68 яшьлек яшел үзәнлене 2020 елда сатып алынган БАДлар өчен компенсация түләнә дип алдаганнар. Нәтиҗәдә бу ханым үзенең 544197 сум акчасын югалткан. Әллә кайчан элек сатып алынган товарга түләрләр ди инде компенсация! ышанырлык та түгел инде югыйсә. Әмма ышаналар...
Ә менә 79 яшьлек яшел үзәнленең акчасын саклап калабыз дигән булып, аферистлар 854000 сумын үзләштергән. Мошенниклар олыны – олы, кечене кече дип белми шул. Алар өчен иң мөһиме – үзләренең кесәсен тутыру. Юлы нинди – анысы мөһим түгел.
Кибет караклары да күп хәзер. Аларны карак дип тә әйтеп булмый, ачыктан-ачык талыйлар. Гоголь урамындагы кибеттән 700 сумлык товар урлап алып чыкканда 34 яшьлек ирне тотканнар. Типсә тимер өзәрдәй ир-егет эше түгел инде бу! Гагарин урамындагы сәүдә ноктасыннан товар урлап 19 яшьлек егет тотылган. Королев урамындагы кибеткә тәрәзәсен алып кереп, кассадан акча урлап алып чыкканнар. Бу очракта да тотылучысы бар – 17 яшьлек яшүсмер. Шулай ук шәһәрнең Фрунзе, Б.Урманче урамнарындагы сәүдә нокталарын читләтеп узмаган караклар да булган. Алар исәбендә шактый гына суммалар эленеп тора. Тотылсыннар гына, җавап бирәчәкләр, җинаять җаваплылыгына җәлеп ителәчәкләр.
Болардан нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, көне буе эшләгән кешегә урлау-талау-алдау ишеләр ят нәрсә. Кыңгыр гамәлне хезмәт сөймәүчеләр, башкалар исәбенә яшәргә омтылучылар гына кыла ала. Әмма кыңгыр гамәл кырык елдан соң да фаш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев