Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә "Яшь гаилә" социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алу мөмкинлеге бар

Әлеге программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, Яшел Үзән районы территориясендә яшәүче яшь гаиләләр дә катнаша ала.

Программаның операторы-Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды.

ТР ДТФ социаль ипотека программасында катнашырга учетка басу өчен, теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Яшь гаилә" социаль ипотека программасында катнашуның төп критерийлары»:

  • рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр, гариза бирүче ир белән хатынның берсе яки тулы булмаган гаилә әгъзасының исәпкә кую өчен яше 35тән дә өлкәнрәк булырга тиеш түгел. Исәпкә баскач, гариза бирүче 36 яше тулгач та программада катнашу хокукын саклый;
  • торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип саналган гаиләләр (ул теркәлгән яки милек хуҗасы булган бер кешегә 18 м2дән дә кимрәк);
  • гариза бирүче - Татарстан Республикасында яшәүче булырга тиеш (Яшел Үзән шәһәрендә яки Яшел Үзән районында пропискада);
  • гариза бирүче Татарстанда хезмәт эшчәнлеген башкара, шул исәптән, шәхси эшмәкәр, үзмәшгуль һәм түләү сәләтлелеген исбатлый ала;
  • торакның норматив бәясенең 10 % ын түләгәндә фатир сайлау мөмкинлеге;
  1. яшь гаиләнең фатир бәясен 28,5 елга кадәр түләп бетерү мөмкинлеге булганда;
  2. социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта туган һәр балага дәүләт 200 мең сумлык бурычны каплый;
  3. 1 кв. метрның ташламалы бәясе 35 тән 42,7 мең сумга кадәр (муниципалитетка карап);
  4. дәүләт торак фонды социаль ипотека ставкасы еллык 7% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев