Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә мең дә бер киңәш

*Идәнегез линолеум икән, кайнар су белән юарга ашыкмагыз. Төсе тоныкланачак кына.

*Аш-су бүлмәсендәге савыт-сабаны ялтыратасыгыз килсә, чи бәрәңге куллакнып карагыз әле.

 

*Иттарткычтан иң ахырдан пешмәгән бәрәңге чыгарасыз икән, юасы күпкә җиңелрәк була.

*Суыткычтагы исне бетерергә ярдәмгә лимон киләчәк. Су белән лимон согын бергә-бер кушып, юып алсагыз, ят ис тиз юкка чыгар.

*Кулдагы сарымсак, балык исен бетмиме? Кулыгызны иң беренче тоз белән, аннары лимон согы белән сөртеп алыгыз.

*Табадагы кызган балык исен дә тоз ышкып бетерә аласыз.

*Яңа аяк киеме сатып алдыгыз, ә ул кысамы? Одеколонлы мамык белән аяк киеменең эчен сөртегез һәм өйдә киеп йөреп карагыз. Күн йомшарып китәр.

*Аш бүлмәсендәге сөлгеләрне машинада юар алдыннан, аш серкәсе салынган җылы суда тотып торырга кирәк.

Фото http://slavyanskaya-kultura.ru/clubs/photo14574.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X