Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Узган шимбәдә 5нче тапкыр дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды.

Аның максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Быелгы эпидемиологик вәзгыять нәтиҗәсендә күп челек халык диктантны онлайн язды, аны «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе аша трансляцияләделәр. Ибраһим Гази әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде.

Быел безнең районда акция 37 мәйданчыкта оештырылды һәм анда 5 меңнән артык кеше катнашты.

— Безнең район һәм шәһәрдә 43 мәктәп бар, шуларның 16сы татар мәктәбе. Барысы 17300 бала белем ала, 33 процентын татарлар тәшкил итә. Һәм алар белән бергә шушы диктантны язарга укытучылар, әти-әниләр, төрле һөнәр ияләре теләктәшлек белдергән икән, бу безнең өчен зур бәйрәмгә тиң көн дияр идем, — дип фикерләре белән уртаклаша Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова.

Яшел Үзәннең 5нче гим назиясендә теләге булган һәр кеше татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алды. Гимназиядә барлыгы 287 бала, 40 укытучы һәм 56 әти-әни диктант язды.
Әлбәттә, мәктәп коллективларыннан тыш, авылның барлык оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм үзләрен сынап карарга теләгән һәркем катнаша алды. Чөнки, кайберәүләрнең инде мәктәп бетереп чыкканнан бирле, кулларына ручка алып, диктант язганы юк. Шунысы шатландыра: бу акциягә кечесе дә, олысы да битараф түгел. Әнә, Олы Яке авылында яшәүче

Мәүлия апа Мөхәммәдьярова (фотода уңда өстәгесе) 74 яшендә булса да, үзен сынап карарга булган, афәрин. Әлбәттә, мондый милли үзаңны сынаучы чарадан безнең журналистлар да читтә калмады.

Диктантны КФУ филологлары, профессорлары һәм филология фәннәре докторлары бәяләячәк. Нәтиҗәләр акция узганнан соң, 30 көн эчендә diktant.tatar cайтында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев