Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр шәһәр чигендә яшелчәчелек өчен җир ала алалар

Хәзерге шәһәрләрнең күп кенә кешеләре рәхәтләнеп яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнерләр иде.

 Бу участокның өйдән ерак булмавы мәслихәт.

Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең мондый мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шәһәр хакимияте теләгән һәр кешегә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир бирергә әзер.

Җир кишәрлеген алу механизмы гади: Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы Сезнең белән аренда килешүен төзи (1 елга кадәр). Килешү сатулар үткәрмичә төзелә, аренда түләве җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 0,3% ын тәшкил итәчәк. Бакчаның мәйданы 3 сутыйдан алып 4 сутыйга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Чикләүләр дә бар: җир муниципаль булып кала (милек итеп рәсмиләштерелми) һәм анда нинди дә булса биналар (хәтта коймалар да) төзү тыела.

Яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен яшел үзәнлеләргә шәһәр чигендә, «Тандер»РҮ районында җир кишәрлеге бирә алалар. Участокның гомуми мәйданы-14,6 га. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84371) 5-54-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев