Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, коррупция фактлары турында белсәгез, хәбәр итегез

Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга.

Ул борынгы заманнарда ук туган  катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең  тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә  барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма  саналган.

Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык  мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз  ул.  Ә законнарда аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда бирелә. Әлеге законда әйтелгәнчә,  коррупция – ул хезмәт урыныннан вәкаләтләрдән явызларча  файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт  алу, коммерцияле  сатып  алу, яки    вазифаи хәлдән  җәмгыять һәм дәүләтнең законлы  мәнфәгатьләренә  каршы килеп, акча, кыйммәтле  әйбер, башка  төрле  мөлкәт рәвешендә файда алу максатында файдалану, яки   санап  кителгән   хәрәкәтләрне  юридик зат исеменнән яисә аның  мәнфәгатьләрендә  файдалану дигән  сүз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: