Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр игътибарына: яшегез картайса да, ташламалар шул килеш

Киләсе елдан илебездә пенсиягә чыгу яшенең артуы турында ишетмичә калган бер генә кеше дә калмагандыр инде. Президент кул куйган закон нигезендә хатын-кызларның лаеклы ялга чыгу вакыты 50дән 60 яшькә һәм ирләр өчен – 60тан 65 яшькә “үсте”. Ә олы яшьтәгеләр өчен милек салымы буенча федераль ташламалар “иске” пенсия яше – 55 һәм 60 яшь дәрәҗәсендә калды.

 

Әлеге льготалар лаеклы ялга чыгу белән түгел, ә агымдагы пенсия яшенә җитү белән бәйле рәвештә бирелә. Бу ташлама пенсионерларны һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләрне алты сотыйга кадәр булган җир кишәрлекләре салымыннан азат итә. Моннан тыш, милек ташламасы, эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылмаган торак йорт, гараж, фатир өчен дә, олы яшьтәге гражданнарга салым түләмәскә мөмкинлек бирә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X