Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр “Ел җитәкчесе-2017” исеменә лаек булды

 «Корстон» КСКК да (Казан) «Ел җитәкчесе-2017» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Корстон» КСКК мәйданчыгында куелган «Форд» һәм «УАЗ» газ-мотор автомобильләре модельләре белән танышты.

Чара үткән елда республиканың икътисадый йомгакларына багышланган «Татарстан – 2017» документаль фильмын күрсәтүдән башланды.

Аннары чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул кыскача гына үткән елга йомгак ясады һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләде, социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә республиканың  директорлар корпусы керткән өлешне билгеләп үтте һәм барысын да Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. 

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясенең 2017 ел йомгаклары буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы лауреатлары турындагы  карары игълан ителде.  

Тантана барышында конкурста җиңүче 25 лауреат исеме игълан ителде.  

Лауреатларга конкурс нигезләмәсе буенча алтын күкрәк тамгалары һәм  дипломнар тапшырылды.


Лауреатлар арасында безнең шәһәребезнең “Яшел Үзән сөт эшкәртү” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Артур Егоров ( рәсемдә) һәм “Яшел Үзән  җылылык челтәре” предприятиесе акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илнар Җиһаншин да бар. Котлыйбыз!

 

Фото ТР Президенты сайтыннан  алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн Республиканские конкурсы ел җитәкчесе