Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШЕЛ ҮЗӘНЛЕЛӘР ДӘ КАТНАША АЛА

«Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Глаголица» бәйсез балалар әдәбияты премиясе бәйге сезонын ачып җибәрде. Ул татар һәм рус телендә язучы Россиядән һәм чит илләрдән яшь язучылар эшләре буенча уздырыла.

5 сентябрьгә кадәр 10нан 17 яшькә кадәр булган авторларның әсәрләре www.glagolitsa-rt.ru сайтына төрле номинациядә кабул ителә. Әлеге бәйгедә барлыгы Россиянең төрле төбәкләреннән 3000 автор һәм чит илләрдән катнашканнар. Катнашучыларның әсәрләре буенча 5 альманах чыгарылган, кыска метражлы фильмнар һәм мультфильмнар төшерелгән. Ел саен ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар телендә язылган иң яхшы эшләрне билгеләп үтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев