Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр “Балкыш”ны балкытты

Буа шәһәрендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең сайлап алу туры узды. 10 район арасында Яшел Үзән коллективлары да үз осталыкларын күрсәтте.

Фестивальдә катнашучылар арасында Васильево, Осиново бистәләре, Горький исемендәге завод һәм Горький исемендәге мәдәни үзәк коллективлары катнашты. Концерт программасын Шамил Шәмгунов җитәкчелегендәге оркестр ачып җибәрде, аңа "Йолдыз" һәм "Русь" вокаль ансамбльләре дә кушылды. Аннары сәхнәне заводның "Лира", "Волжские зори" ветераннар коллективлары тулыландырды.
Программаны Осиноводан "Ивушка" ветераннар хоры тәмамлады, алар рус һәм татар телләрендә, хөрмәтле жюрины: "Без җырлаячакбыз! Без яшәячәкбез!" дип ышандырды. Әлбәттә, Горький исемендәге мәдәни үзәктә "Эдельвейс" бал бию клубында шөгыльләнүчеләр күпләрне таң калдырды. Өч парның латин америкасы попурриен биюе искиткеч иде. Шулай итеп, алар яшьләрнең дә борынына чиертте.
Барлык район ветераннары чыгышына үз бәясен, әлбәттә инде, жюри бирәчәк. Әмма Яшел Үзән делегациясе, 100дән артык катнашучы, күплеге, сәхнәне тулыландырып торуы белән оештыручыларны да, жюри әгъзаларын да шаккаттырды. Үз шигырендә Зоя Серова укыганча: “Әйе, без шундый!” Һәм киләчәктә дә күңел күтәренкелеген югалтмыйча, шулай гөрләп, җырлап-биеп, башкаларга үрнәк булып яшәгез әле, ветераннарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев