Яшел үзәнлеләр 22 июньдә  «Хәтер шәме» гомуммилли акциясенә кушыла алачак
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр 22 июньдә «Хәтер шәме» гомуммилли акциясенә кушыла алачак

Бу көнне бөтен Россия буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган, туган илебезне саклаган кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыначак.

15-22 июнь көннәрендә виртуаль акциядә катнашу өчен деньпамяти.рф платформасында онлайн шәм кабызырга мөмкин. Шул ук вакытта «Память поколений» - «Буыннар хәтере» хәйрия фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә һәр шәмнән бер сум күчерәчәк.

Акция ел саен үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага - 1941-1945 еллардагы сугыш башлануга 80 ел тулуга багышланган.


Нет комментариев