Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Клавдия Романова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Романова Клавдия Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу истәлекле вакыйга белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков котлады. Ул Клавдие Михайловнага чәчәкләр, Россия Президенты Владимир Путин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевтан открыткалар һәм торт тапшырды. Юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, тынычлык, күңел күтәренкелеге, якыннарының мәхәббәтен һәм кайгыртуын теләде.

Романова Клавдия Михайловна 1931 елның 6 февралендә Апас районының Себерче авылында туа. Сугыш вакытында өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләгән, сугыштан соң 10 сыйныфны тәмамлаган. 1954 елда Яшел Үзәнгә китеп, шәфкать туташлары курсларын тәмамлый, 24 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев