Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Ирек Сафинның  чираттагы иҗат җимеше

Ирек Сафинның исеме райондашларга яхшы таныш. Озак еллар шәһәребезнең оборона заводларында кадрлар  сәясәте  бүлегендә эшләгән Ирек соңгы егерме елда  укучыларны роман-повестьлары, поэмалары белән сөендереп тора. “Яшел Үзән” газетасы битләрендә дә  аның иҗат җимешләре еш басылды.

 

 

 

Еллар агышында ялгыз җилкән...

(поэма)

 

I. Сабый чаклар

             

 Плүш бишмәт кигән бала чагым

Кайтып килә күрше урамнан,

Тәтә әни   биргән күчтәнәчне

Капишонга салып кунактан.

 

 Бәбкә  үлән энҗе бөртегедәй

 Җемелдидер чыклы иртәдә,

Купшы әтәч дозор сакчысыдай

Постта тора басып киртәдә.

              

"Апуш"*  Гариф  иртә таңнан торып

Малай-шалай йөри куркытып,

Кесәсеннән пәке чыгара да

"Печәм" диеп көлә өркетеп.

 

Тракторчы егет Гарифулла

Киң күңелле, көләч, сөйкемле,

Армиядән хезмәт итеп кайткан

Алтын куллы, техник белемле.

 

Аның шулай көлеп шаяруы,

Мәзәк ясап уйнап көлүе,

Күз алдымнан китми, истә һаман

Тыкрык буйлап саллы йөрүе. 

 

Яшь тай сыман алга ыргыламын.

Аякларда кызыл сандалый,

Сизми калам: чаба торгач алар                        

Барган "хутта"** төшеп калгалый.

 

Голт-голт килеп Шиһап*** күркәләре

Ризасызлык гүя белдерә,

Бала чакның шундый мизгелләре

Искә төшеп бүген көлдерә...

 

Гыйлман карт та күркә тота иде.

Озын буйлы. Махра тартты ул,

Җәен аягында киез итек.

Сәнәк кеби озын, көчле кул.

 

Болганчыклы авыр елларның да

Гыйлман бабай тере шаһите:

"Перләтәр"****ләр белән калхуз төзеп

"Коммун"*****булган чаклар бар иде".

 

Бакчасында сирень куаклары.

Таш инештә сайрый сандугач,

Сайрамыйча ничек түзсен инде

Сагынып көткән матур яз булгач!

 

 

-2-

II. Таш инеш    

 

Ул таш инеш җәннәт почмагыдыр:

Авыл уртасында урнашкан,

Тау астыннан челтер-челтер ага

Ташны тишеп юлын тиз тапкан.

 

Бала чактан шаян булып үстем

Әле дә булса минем исемдә:

Кардан окоп казып шул тауларда

Сугыш-сугыш уйныйбыз көн дә.

 

Ак-караны күрми күзләребез

Чорнап алган бары бер теләк:

Алда дошман. Аны җиңәргә дип

Дөп-дөп итеп тибә яшь йөрәк!

 

Бит алмасы яна, тирләр ага,

Салкын бит ул безгә "нипачем",

Тирә-якта снарядлар шартлый,

Шарт-шорт ата кемдер дзоттан.

 

Зиятдиннар бакча башы текә

Таш инешкә килеп тоташкан,

Югарыда, ызан кырыенда

 "Дошман" амбразурасы урнашкан.

 

Сапун тавын алган гаскәр кеби:

Атлый-чаба өскә үрләбез,

Карлы җәдрә тисә күз төбенә

Кими гайрәт, кинәт сүрләбез.

 

Их, ул еллар: юеш ыштан белән,

Бозлы итек белән ашыгып,

Кайтып керә идек өйгә посып

Әни сизмәсен дип борчылып...

 

III.Күрше малай

           

Балачакның гүзәл почмагында

Урын алган күрше малае,

Күп эшләрне эшләп тупасланган

Сабый куллар- түбә калае!

 

Баттал байның нәсел тармагы ул

Барый углы Фирдүс син идең,

Таш инешкә якын гына торган

Син терәге булдың зур өйнең.

 

Көн аралаш төшә идек икәү

Тачка тартып Сәкел буена,

Мин "булышчы", син "җитәкче" идең

Чүп үләнне урган чагында!

 

Җыйган чәкәннәрне күрсәтмичә

-3-

Сала идек тачка төбенә,

Яшермичә кара гына, малай,

Кыр сакчысы күрсә, сүгенә...

 

Өйгә кайткач куян карый идек

Үлән салып читлек эченә,

Ул йомшаклар кетер-кетер итеп

Күзгә карап кишер кимерә .

 

Эшләп аргач, "партизан"нар сыман

Кача-поса киртә аралап,

Керә идек әбкәм бакчасына

Анда җиләк-җимеш. Ал да кап!

 

Ята идек  күзне күккә терәп

Сусыл алма шунда кимереп,

Тимер читлектәге без ашаткан

Куян баласыдай "симереп".

 

Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,

Хыял дулкыннары күңелдә,

Ул вакытта язмыш  сукмаклары

Алда иде, тормыш күгендә...

 

Күрәсеңме, әнә зур самолет

Канатларын җилпи, безгәдер,

Ә артында кала озын койрык,

Тавышлары шундый үзгәдер.

 

"Апуш" Гарифының тракторы да

Кызыктырмый шушы мизгелдә,

Самолеттан калган ак юлларда

Безнең күзләр. Йөрәк түз генә!

 

Зәңгәр күктә ак караван булып

Агыла да болыт, агыла,

Ике малай хыял канатында

Шул болытка килеп тагыла...

 

Сабый чакның шушы мизгелләре

Төшкә кереп һаман йөдәтер,

Яшь буыннар бездән әкият итеп

Ул чакларны кабат сөйләтер...

 

IV. Сөтлебикәләр

              

...Зыярат арты. Яшел үлән үсә

Кысыр калган басу җирләрдә,

Малай-шалай чыга кичкә кырын

Шау-гөр килеп сыер көтәргә.

 

Әй, "Әпели"******, нәрсә тыгыласың?

"Бәкәш"*******, сиңа тагын ни кирәк?

Китә тавыш, уен уйнаш китә

Тын утыру монда бик сирәк.

 

-4-

Чыбыркылар хәрәкәткә килә

Һава ярып нидер пышылдый,

Хәтфә үлән өсләренә ятып

Кара елан сыман ысылдый.

 

Чыбыркының  кылы  зәһәр нәрсә

Анда кургаш тагын өстәлсә,

Үтә явыз сыерлар да курка

Көтүчедә аны бер күрсә.

 

Бер читтәрәк "мыек чыгарганнар"

Карта суга. "Банкы"******** биш тиен,

Малай-шалай читтән карап тора

"Акчасызның поты бер тиен".

 

Зәңгәр төтен булып күтәрелә

Пош-пош итеп тарткан тәмәке,

Тартмаганнар үз эшләрен эшли:

Чарт-чорт итә тәмле "чимәнке"*********.

 

Сөтлебикәләр дә үз эшендә:

Салмак атлап үлән күшиләр,

Явыз черкиләрне куа-куа

Озын коерыкларын селкиләр.

 

Мөгрәп куя "Дучкы"**********, хуҗа эзләп,

"Син кайда?",- дип сорый түгелме,

Кичке учак, серле ут яктысы

Биләп алган сабый күңелне...

 

Учак яна, төнге учак яна,

Күккә үрли ялкын телләре,

Күләгәләр уйный тирә-якта

Әйтерсең лә килгән Шүрәле.

 

Якындагы зыярат өсләрендә

Моңсу гына байгыш тавышы,

Кабер өсләрендә ак каеннар

Мәрхүмнәрнең кайгы-сагышы...

 

Иләс җилләр исә талгын гына

Учакларны җил, син,сүндермә,

Алар янсын. Алар яктысыннан

Кабер ташларына нур иңә...

 

...Тирә-якка тәмле исләр бөрки

Учакларда тәмле бәрәңге,

"Булды сиңа, кая үреләсең

Чират җитми, сарык бәрәне!?"

 

"Старшой"ның холкы кырыс

Кирәк тапса берне "тамыза",

"Ипи шүрлеге"нә эләккән "бирән"

Көче белән шактый калыша.

 

-5-

Ул бәрәңге минем әле дә булса

Күз алдымда тора бүген дә:

Авыз пешә. Биттә кара корым.

Безгә рәхәт сәхрә түрендә.

 

Менә шулай уен-талаш белән

Узып китә "сыер ашату",

Үсмер чакта булган "мин-минлек"не

Көч-дарманны бергә бушату.

 

V. Cәкел суы тал-тирәк...

                    

Аккан сулар сыман еллар уза

Картаюны күңел сиздерми,

 Аның өчен дәртле язлар кирәк

Язлар кирәк, язлар биздерми!

 

Еллар агымымда ялгыз җилкән.

Инде ярлар артта калганнар,

Балачактан Сәкел камышлары

 Якты хәтирәләр салганнар.

 

"Хәблә талы", "Иске күпер төбе",

"Ак яр асты", куе "Имәнлек",

Сәкел елгасының  як-ягында

Алар исән. Исең китәрлек!

 

Ярларында хуш ис бөрки-бөрки

Бөтнек үсте. Куе камышлар,

Шул камышлар арасында узды

Бата-чума эзләү, табышлар.

 

Йөгереп килеп ярдан чума идек

Баш түбәнтен Сәкел төбенә,

Калкып чыга идек дуен җыеп

Чучка баласыдай өстенә.

 

Тал чыбыктан кармак сабы юынып

Кармак итеп бөгеп энәне,

Чәбәк, мөле*********** тота идек аннан

"Минем територийгә кермәле?!"

 

Имәнлектән аста тал-тирәкле

Текә яр да безне каршылый,

Әйтерсең лә "килдегезме", диеп

Сөйгән балаларын ул барлый.

 

Җир-анадан кадерлерәк тагын

Я, ни бар соң шушы җиһанда,

Соңгы сулышкача кендек белән

Без береккән аңа туганда.

 

...Сәкел суы аккан чорлар кичеп

Гасыр чылбырларын өздерми,

Бүген исә аз суларга калып

-6-

Алган яраларын сиздерми.

 

Сәкел суы ник саектың инде

Синсез нишләр миндәй бер "бала",

Син корысаң, мәшхәр заманында

"Супер" малайларга ни кала?!

 

Бабалардан килгән Сәкел-дәрья,

Син юк инде, калдың томанда,

Истәлекләр  мине йөдәтәләр

Искә төшеп һаман, һаман да...

 

VI. Кыңгыраулы сабан туйлары...

                        

Милләтемнең газиз бәйрәме син

Сөйгән ярлар синдә кавыша,

Туган-тумачалар, дус-ишләр дә

Сабантуйда күреп табыша.

 

Халык гөжли, халык шау-гөр килә

Авыл артындагы мәйданда,

Мондый мәйдан, мондый манзараны

Мин күрмәдем, юк ул бер кайда!

 

Олимп тавы сыман калкулыкның

Үзәнлеккә төшә сыртлары,

Аста көрәш, ярыш аренасы

Күз күреме зыярат артлары.

 

Чирмеш суы чорлар сакчысыдай

Чишмә булып моннан башлана,

Ул кичергән тарих катламнары

Атамасы булып саклана.

 

Аллы-гөлле чәчәк бакчасыдай

Бар гүзәллек монда тупланган,

Матурлыкны күрә белә халык

Гореф-гадәт әле дә сакланган.

 

"Кәлимулла кайткан, Кәлимулла!

Сабантуйга диеп, кунакка",

Иләс-миләс, сөйли белми бер дә

Авыр йөри басып аякка.

 

Ә күзләре яшен ташы сыман:

Анда шатлык, сихри яктылык,

Сабантуйга бара Кәлимулла

Йөзе кояш, юктыр салкынлык.

 

Ыгы-ыгы итеп исәнләшә,

Сабый бала кебек куана,

Син юк инде, киттең, Кәлиумулла,

 Кабул итте сине Җир-ана...

 

..."Бурашлык"тан тоташ ташкын булып

-7-

Аргамаклар кайта чабыштан,

Карт алаша "Буян"************ "канюшни"дә*************

Кешнәп куя ачы сагыштан.

 

Җиңүче ат җилдән җитез хайван.

Бәкәлләре исең китәрлек,

Ана-биясеннән күчкән аңа

Нәфис аргамактай чибәрлек!

 

Аңа мактау, аңа почет бүген

Чиккән сөлге озын муенында,

Күкрәгенә сеңгән үсмер малай:

Әйтерсең лә ана куенында.

 

Сабан туе кыза, халык шау-гөр килә

Ярыш арты ярыш күр генә,

Зур табакта Шырдан катыгыннан

Акча табучыны ни көтә!?

 

Шул табакка башны тыга-тыга

Акча эзләүләре ни тора!?

Инде хәйлә корып хәрәмләшсәң

Судья бабаң кырыс. Тиз бора.

 

"Катык ашап" хәлдән тайганнан соң

"Чирмеш"- инеш сине көтәдер,

Зөбәрҗәттәй суның тамчылары

Кочып,сөеп сине үбәдер!

 

Алда чабыш, капчык киеп чабу

Кемнәр генә юктыр арада:

Яшьләр, картлар, малай-шалай

Җиңәм диеп "яна" бары да.

 

...Колга  шома, башларына менү

Ай-һай авыр, җиңел түгел шул:

Икеләтә тырышырга кирәк,

" Мен инде, мен, кияү. Егет бул!"

 

Уеннар күп, халык шау-гөр килеп

Уйный-көлә, дәррәү кул чаба,

Бәйрәм итә, табын җыеп шунда

 "Ак баш"ларга  җайны тиз таба.

 

Сабантуйның йөзек кашы- көрәш

Син көчлеме, бар чык, мәйданга,

Сөлге урап егәреңне күрсәт

Нәсел-нәсәбеңне күм данга!

 

Бала-чага чыга җәһәт кенә

Яшь-җилкенчәк төшә аннары,

Үзләре яшь, дәрманнары ташый

Уйнап тора дәртле каннары.

 

Иң кызыгы, дуслар, алда әле:

-8-

Ике батыр бергә көрәшә,

"Кайсы җиңәр",- диеп  авыл халкы

Берсе белән берсе серләшә.

 

Ике туган. Берсе Галләм атлы

Икенчесе булыр Искәндәр,

Икесе дә авыр хезмәт белән

Бер-бер атлы туып үскәннәр.

 

Ул батырлар авыл тарихында

Изге эшләр кылып  калдылар,

Сабантуйлар килеп җитте исә

Бик күпләрне "сыртка салдылар".

 

Тимер атны оста йөгәнләде

Бертуганнар Шакир нәселе,

Булсын иде безнең заманда да

Һәркемнең дә изге кәсебе!

 

Балачагым! Сиңа кире кайтып

Күрмәм инде Сабан туйларын,

Бүгенгесе аның якын түгел

Үткәннәрен сагынып туймамын...

 

VII. Еллар, еллар...

             

Еллар, еллар, инде ничә еллар

Сорау биреп кабат үземә,

Җавап эзлим үткәннәргә кайтып

Балачакның тәүге бишегенә.

 

Мин бәхетле җирдә яшәвемә

Туган туфрак мине тартканга,

Сабый чагым төшләремә кереп

Алсу таңнар сызылып атканга.

 

Тулпар атлар сыман заманалар

Көн артыннан көннәр үтәләр,

Кабат килеп изге хәтирәләр

Хәтер йомгагымны сүтәләр...

 

Ул йомгакның башы сабый чагым

"Сикертмәле" бала бишегем,

Төн уртасы айга карый-карый

Табалмаган келәт ишегем.

 

 Бала чагым  ак томаннар сыман

Калкып чыга иртә таңнарда,

Иптәш эзлим, сердәш эзлим һаман

Шушы халәтемне аңларга.

 

Таң җилләрен якын сердәш итеп

Сәләм юллыйм бала чагыма,

Сәләмнәрем барып җитәр микән

Күңлем эзли, күңлем сагына.

 

-9-

Ак каеннар мине озатып кала

Олы юлга чыгып киткәндә,

Миңа рәхәт. Күңел тынычлана

Йомшак җилләр каршы искәндә.

 

Назлы җилләр мине коча сыман

Әйтерсең лә анам куллары,

Алар да бит әрнеп сагыналар

Кайтмый торса газиз уллары.

 

Еллар, еллар, гомер агышларым,

Балачагым- күңелем көзгесе,

Тормышымным ямьле язлары син

Яшәвемнең камил өлгесе.

 

Үпкәләмә миңа, йөрәк түремдә син,

Кайтыр юллар булса каршымда,

Йөгерә-йөгерә сиңа кайтыр идем

Җил-давыллар кичеп тагын да!

 

Юк шул инде, балачагым калды

Тормыш дарьясының артында,

Алда көзләр, сагыш-көзләр җитә

Туңмас микән күңелем салкында?!...

                        

 

 

 

 

 

 

 

Ирек Сафин,

 Яшел Үзән

 

 

 

 

 

_____________________________________________________________

Искәрмәләр:

*Апуш"- кеше кушаматы

** "Хутта"- рус телендәге "на ходу" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

*** "Шиһап"- Шиһабетдин исеменең кыскартылган варианты

**** "Перләтәр"- рус телендәге "пролетарий" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

***** "Коммун"-  рус телендәге "коммуна" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

******"Әпели"- кеше кушаматы

******* "Бәкәш"- кеше кушаматы

******** "Банкы"- рус телендәге "банк" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

********* Чимәнке"- рус телендәге "семечки" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

********** "Дучкы"- сыерга бирелә торган кушамат, рус телендәге "дочка" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

*********** "Чәбәк, мөле"- балыкларның җирле атамалары

************ "Буян"- атка бирелә торган кушамат

************* "Канюшни"-  ат абзары, рус телендәге "конюшня" сүзеннән үзгәртелеп ясалган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев