Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә ни булган: берәүләргә пычак кадыйлар, икенчеләре янып үлә

21 октябрьдә бер кеше патруль торучы ведомстводан тыш сак хезмәтенә Беренче Май урамындагы гаражлар артында җинаять кылынуы турында хәбәр итә.

Росгвардия хезмәткәрләре күрсәтелгән урында канга баткан ирне таба. Алар аңа беренче ярдәм күрсәтеп, ашыгыч медицина ярдәмен чакырта, әмма ясалган яра бик тирән булып, ир алган пычак җәрәхәтеннән шул урында ук үлә (аннан соң аның 40 яшьлек яшел үзәнле булуы ачыклана). Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре пычак җәрәхәтенең бу кешенең очраклы танышы белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң ясалуын ачыклый. Полицейскийлар бөтен пост­ларга һәм нарядларга  үтерүченең билгеләрен хәбәр итә. Озакламый ЮХИДИ хезмәткәрләре Җиңү мәйданы янында  шик астына алынучыны тоткарлап, бүлеккә китерә. Тоткарланучы үзенең күрсәтмәләрен дә бирә. Хәзерге вакытта әлеге факттан чыгып, РФ УКның 105нче маддәсендәге 1нче өлеше буенча  каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев