Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндәге "Артек": "Чайка" лагере бөтен Татарстаннан йөз бала өчен ишекләрен ачарга әзерләнә

Яшел Үзәндә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев катнашында "Чайка" сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт ясау барышын тикшерделәр.

«Җәй – балаларга» республика программасы кысаларында «Чайка» лагерында капиталь ремонт ясау өчен 428, 640 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Соңгы берничә ел дәвамында эшләмәгән лагерьга 2021 елда икенче сулыш өрелә дисәң дә була.

Төп торак корпусларда ремонт эшләре тәмамлану стадиясендә, моңа аз санлы төркемнәрне сыйдырышлы корпус, ашханә, медицина пункты, 4 спорт мәйданчыгы, шулай ук 200 кеше сыешлы клуб керә. Территорияне төзекләндерү дә дәвам итә: юлларга брусчатка җәячәкләр, территорияне яшелләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.

«Чайка» глобаль яңартудан соң, ел әйләнәсе эшли торган заманча комплекс булачак, аның һәр корпусы безнең республиканың төрле халыкларының милли мәдәнияте турында сөйләячәк. Җәй ахырында ук "Чайка" да беренче балалар төркеме килү көтелә, бер сменада 144 кеше ял итә ала. Бер ел эчендә биредә бөтен республикадан 1008 бала һәм яшьләр килә алачак.

 

- Менә шундый Яшел Үзәннең үз "Артек "ы булачак. Без Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яшьләр министрлыгы ярдәменә чиксез шат. Проектны тормышка ашыруга Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев аерым игътибар бирә. Тиздән бездә балалар һәм яшьләр өчен тагын бер җәлеп итү һәм ял үзәге барлыкка киләчәк, һәм бу бик шәп! - дип билгеләп үтте Ильяс Ганиев.



Белешмә: "Чайка" тарихы 1937 елда ук башланган, башта ул палаткалы лагерь булган. 1959 елда лагерьны Серго исемендәге завод балансына тапшыралар. Нәкъ менә бу ел яшь яшел үзәнлеләрнең ярты гасырдан артык яраткан ял урыны булган "Чайка" балаларны сәламәтләндерү лагерен файдалануга тапшыруның рәсми датасы буларак билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев