Бүген Яшел Үзән мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара уздырылды.
Бүген нәни балаларның чын Кыш бабай белән фотога төшәргә мөмкинлекләре булды. Шуннан соң кызлар һәм малайлар әкият дөньясына чумдылар: мәдәният сараеның сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша «Көлсылу сере яки югалган могҗиза» карадылар. Шатлык белән тулы көлү бөтен залга яңгырады.
Ә Яңа ел уенсыз була аламы соң? Балалар чыршы тирәсендә әйләнеп җырладылар да, биеделәр. Кыш бабай үз чиратында барча балаларга бүләкләр таратып чыкты. И шатланды җәмәгать, и шатланды!
Бәйрәмдә 600гә якын кеше катнашты. Бу чарада катнашкан һәрберсе канәгать калды.
Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ фотолары.
Нет комментариев