Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Коткаручылар кешеләрне чыгару өчен җиңел автомобиль ишекләрен махсус кораллар белән ачкан.

Яшел Үзәндә автобус белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

9.00 сәгатьтә Яшел Үзәннең Озерной урамында «Хендэ» автобусы һәм «Хендэ Гетц» җиңел машинасы бәрелешкән. Бу хакта ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына шаһитлар хәбәр иткән.

Һәлакәт урынына килгән 52нче янгын сүндерү-коткару бригадасы зыян күрүчеләргә җиңел машинадан чыгарга ярдәм иткән. Моның өчен махсус кораллар ярдәмендә автомобильнең бер ишеген ачып кешеләрне чыгарганнар.

Машина йөртүче һәм ике пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. Алар Яшел Үзән хастаханәсенә озатылган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП авария в Зеленодольске