Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә әйләнештән 2 килограмм наркотик алынды

Яшел Үзәннең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2 килограммга якын наркотик матдәне законсыз әйләнештән алды.

23 сәгатьләр тирәсендә “Волга” М7 автоюлының 755нче чакрымында  полицейскийлар Оренбург шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек ир йөртүендә “ВАЗ-2114” автомобилен тоткарлый. Транспорт чарасын тикшергәндә  полиция хезмәткәрләре  машина ишеге обшивкасы астыннан синтетик наркотик салынган 8 төргәк табып алып чыгара.

Оперативниклар  наркотикларның Казан, Яшел Үзән һәм Волжск территориясендә сатылырга тиешлеген ачыклый. Элек тә тыелган матдәләр саклаган өчен  хөкемдә булып кайткан курьер Казанда фатирга кереп торган һәм контактсыз юл белән сату өчен  наркотикларны алырга даими рәвештә Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә барган.  Анда ул наркотикларны сатып алып,  Татарстан башкаласына алып кайткан һәм төргәкләргә бүлгәләп тайникларга урнаштырган. Тайникларның урынын ул кулланучыларга мессенджерларның берсе аша хәбәр иткән.

Яшел Үзәннең тикшерү бүлеге  бу кешегә карата Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 228.1нче маддәсенең 5нче өлеше буенча җинаять эше кузгатты.  Тикшерү барышында ул сак астында булачак.  Хәзер әлеге җинаять эше буенча  башка катнашучыларны ачыклауга юнәлтелгән   оператив чаралар алып барыла.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Наркотики изъяты из оборота наркоконтроль

2
X