Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүчеләрне һәм кибетләрне талаучы тотылды

Видеокүзәтү камералары Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оперативникларына серияле талаучыны тоткарларга ярдәм итә.

Полициягә  Яшел Үзәндә яшәүче 66 яшьлек хатын Гоголь урамында үзенең көпә-көндез талануы турында гариза бирә.  Билгесез ир  аның банк картасы һәм ашамлыклар салынган сумкасын тартып ала.  Шәһәр урамнарында куелган камералар  җинаятьне фиксацияли. “Кайнар” эзләр буйлап  шик астына алынучы – элек тә берничә тапкыр хөкемдә булган 28 яшьлек яшел үзәнле тоткарлана. Озакламый  аның башка талауларга да катнашы булганлыгы ачыклана.

 Кибетләрдәге видекамералар аны күрсәтә.

Хәзер  тоткарланучыга “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында ул сак астында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грабеж камеры видеонаблюдения ОМВД России по Зеленодольскому району

2
X