Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче Үзбәкстан гражданнары сайлауда катнашты

Яшел Үзәннең өч сайлау участогында Үзбәкстан гражданнары бердәм булып үз тавышларын бирде.

22 декабрьдә Үзбәкстан республикасында парламент составы өчен сайлаулар узачак. Бу мөһим вакыйгадан Үзбәкстаннан еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Алар өчен вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге тудырылды. Тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде. Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәктә урнашкан китапханәдә һәркемне шатланып каршы алдылар.
-Илебездә барган шушындый мөһим сәяси чарада катнаша алуыбыз белән бәхетлебез. Мондый мөмкинлек тудырганнары өчен Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт. Депутатлыкка кандидатлар белән телевизор аша танышбыз. Сайлаулардан соң тормыш тагын да яхшы якка үзгәрер дип ышанабыз. Без Яшел Үзәндә 10 ел яшибез, хатыным Шахло белән ике бала тәрбиялибез. Биредә үз эшебезне ачтык, - дип сөйли Рәмизҗан Әхмәтҗанов. 
Алдан сайлау шулай ук Осиново һәм Васильево бистәсендә дә оештырылды. Участокларга һәркем паспорты белән килеп, бюллетень алды, ябык кабинкаларга кереп, биш кандидатның берсенә өстенлек бирде. Һәм күпләр: “Без дә гражданлык бурычыбызны үтәдек”, - дип горурланып, үзенә күрә бер канәгатьләнү белән кайтып китте. Яшел Үзәндә сайлау хокукына ия булган 231 Үзбәкстан гражданы теркәлгән. Сайлауда катнашу теләген барлыгы 179 кеше белдерде.
-Мондый масштабта сайлау беренче тапкыр уздырыла. Рәсми сайлау участоклары Россиянең барлыгы 8 шәһәрендә урнашкан. Алдан тавыш бирү 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел сайлау кодексын кабул иттек, бүгенге чара да аның кысаларында бара. Шушындый мөмкинлекләр тудырган өчен Татарстанга рәхмәтлебез, - дип сөйли Үзбәкстан вәкиллеге киңәшчесе Алишер Зыямөхәммәдов. 
Ватаннарында барган мөһим чарага үз өлешен кертә алмый калганнар 22 декабрьдә Казан шәһәренең Спартаковская урамындагы 6нчы йортта урнашкан Үзбәкстан илчелегенә килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев