Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче яшь фотограф Русия күләмендә танылды

Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылында яшәп иҗат итүче 15 яшьлек Рената Хәкетдинова «Поколение М» яшьләр иҗади проектының LIFE - ФОТО бәйгесендә җиңүче булды. Бу хакта, Яшел Үзән муниципаль берәмлегенең пресс хезмәте хәбәр итә.

Атмосфералы фотосурәтләре өчен җиңү яулаган кыз Мәскәүдәге «Рус Пресс Фото» мәдәни проектының иң яхшы фоторепортерларында бушлай стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.
Яшь булуына карамастан, Ренатаның фотога төшерү һәм журналистика өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе бар. Бу кыз 4 ел дәвамында "ТВОЕ ТВ" балалар телевидениесенең баш мөхәррире, фотография буенча тикшеренү эшләре авторы булып тора һәм телевидение мәктәбендә фотомастерлык буенча курслар үткәрә.
"Фотоаппаратны кулыма беренче тапкыр 5 яшемдә алдым. Якыннарым фото-һәм видеотехника белән кызыксынуымны күреп алдылар да, минем шөгелемне хупладылар. Әни операторлык осталыгына өйрәтте, апа фото эшкәртү буенча киңәшләрен бирде. Берничә ел элек фото төшерү эшенә җитди рәвештә керештем, киләчәктә бары шуның белән генә шөгыльләнәчәкмен дип үз-үземә карар бирдем. Проектта җиңү миңа ныклы ышаныч бирде. Илнең нәкь үзәгендә югары дәрәҗәдәге профессионаллардан өйрәнү бу менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте Рената Хәкетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев