Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә янгында ир-ат һәлак булган

Янгын 21 апрельдә Шәриф Камал урамындагы 7нче йортта чыккан.

Яшел Үзәндә шәхси йортта янгын чыгып, ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын кичә Шәриф Камал урамындагы 7нче йортта чыккан. Ут агач йортның 70 квадрат метрын ялмап алган.

Янгын сүндерүчеләр эш барышында 69 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында килеп чыккан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск пожар ПСЧ