Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа прокурор

Яшел Үзән прокуроры итеп юстициянең өлкән киңәшчесе Сергей Егоров билгеләнде.

Тиешле боерыкка РФ генераль прокуроры Игорь Краснов кул куйды.
Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков шәһәр прокуратурасы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Чарада Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев катнашты.
Элегрәк Егоров Чистай шәһәр прокуроры вазыйфасын башкарган иде. 2017 елның сентябреннән Яшел Үзән прокуратурасын җитәкләгән Анатолий Трифонов республика прокуратурасы аппаратындагы бүлекләрнең берсенә җитәкче итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ЯҮМР матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев