Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә туристик эко-авыл барлыкка киләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

Аның өстәмә доклады «ТатЯгода» бренды җитәкчесе Айдар Шаһимәрданов булды. 
Ул агросәнәгать проектының төп этаплары турында сөйләде, уңышлар булып узган һәм якындагы перспективаларны билгеләде. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов фермердан республика нәрсә белән ярдәм итә ала, дип сорады. - 2020 нче елда Олы Карагуҗа авылында эко-комплекс төзергә планлаштырабыз. Биредә агропарк, балык хуҗалыгы, маллар сарае булачак. Туристик эко-авыл проектның энҗе бөртеге булачак. Монда агро-аттракционнар белән күңел ачу үзәге, кунакханә, мунча комплексы, никах үзәге, Яшь фермер фабрикасы урнаштырылачак. Моның өчен безгә инфраструктурада, аерым алганда, юллар төзелешендә, плотина, шулай ук кооператив төзүгә дәүләт субсидияләре кирәк, - дип уртаклашты Айдар Шаһимәрдәнов. 
Татарстан Президенты мондый проектларга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте һәм республика ведомстволарына фермер хуҗалыгына ярдәм итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев