Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә туган туганын үтергән

33 яшьлек яшел үзәнле конфликт вакытында абыйсын үтерерлек итеп яралаган. Яшел Үзән шәһәр суды аны ирегеннән мәхрүм иткән.

Судта хөкем ителүченең 24 гыйнварда абыйсы компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган.

Өстәл артында алар арасында конфликт була. Ир өстәлдән чәнечке алып, туганының күкрәгенә һәм җилкәсенә батырган.

Берничә көннән зыян күрүче алган яралардан хастаханәдә үлә.

Суд ирне РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсендә каралган җинаять кылуда (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу) гаепле дип тапкан һәм аңа дүрт ел алты айга катгый режимлы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев