Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә цифрлы телевидениегә күчү ничек бара?

Ренат Мистахов Бөек Ватан сугышы ветераннарына ЦЭТВ приставкаларын бүләк итте

ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов цифрлы телевидение тапшыру өчен приставкалар сатып алды һәм аларны Яшел Үзәннең алты Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләк итте. Приставкаларны урнаштырырга волонтерлар ярдәм итте.
Исегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә Татарстан цифрлы тапшыруларга күчте.
Әгәр сездә ТВ сигналы югалган икән, моның өчен республиканың һәр районында һәм шәһәрендә цифрлы ТВ көйләүдә ярдәм итүче волонтерлар бар.
Яшел Үзән районында волонтерларны 8(84371)4-67-93 телефоны буенча чакыртып китерергә мөмкин. Бу хезмәт бушлай. Волонтерлар дүшәмбедән җомгага кадәр, 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.
Цифрлы телевидениегә кагылышлы сорауларыгыз булса, консультацияне 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча да алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев