Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Трактор-Прицеп" операциясе бара

Татарстан Республикасы узйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2018 елның 13 июненнән "Трактор-Прицеп" операциясе игълан ителде. Әлеге чара узйөрешле техникаларны куллану вакытында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә кертелә һәм 8 июльгә хәтле дәвам итәчәк.

Операция барышында техниканы теркәү кагыйдәләре һәм аңа техник карау уздыру әзерлеге үтәлешенә, техника белән идарә итүченең тракторист-машинист таныклыгында әлеге төр техникага категориясе булуга аерым игътибар биреләчәк. Аларны бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк.
Тикшерү вакытында кыен хәлдә калмас өчен, әлеге төр техниканы эксплуатацияләүчеләрдән тиешле кагыйдәләрне үтәү сорала.

Кагыйдәләрне  бозылган очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына ярашлы  рәвештә административ беркетмәләр  төзеләчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов,

Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән  муниципаль районы  буенча дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы

 

Фото http://www.mshsk.ru алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: