Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Татарча диктант» кайда уза?

27 октябрьдә татар теленнән грамоталылыкны тикшерү буенча бөтен дөнья буйлап мәгариф акциясе узачак. Аның кысаларында 20 илдә һәм Россия Федерациясенең 60 төбәгендә «Татарча диктант» узачак.

Акция дөрес итеп язуга, әдәби телдә сөйләшә белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны табуга юнәлдерелгән. Һәр теләгән кеше диктант язып, татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшерә ала.
Яшел Үзән районында акция 27 октябрьдә 13 сәгатьтә үткәрелә. Катнашучылар татар язучысының билгеле әсәреннән өзек язачак. Шулай итеп, диктант язарга теләүчеләр түбәндәге мәктәпләргә килә ала.

1. 5нче гимназия, тел: 8(843)715-33-08; e-mail: G5.Zel@edu.tatar.ru
2. 16нчы мәктәп, тел: 8(843)713-42-99; e-mail: svetlanaazeleevo@mail.ru
3. Норлат мәктәбе, тел: 8(843)713-92-84, e-mail: svetlanaazeleevo@mail.ru
4. Васильевоның 3нче мәктәбе, тел: 8(843)716-40-20; e-mail: Sch3vasilevo@yandex.ru

Барлык катнашырга теләүчеләр алдан телефон аша языла яки электрон почтага заявка җибәрә ала. Диктант язган һәркем сертификат белән бүләкләнәчәк, акция отличнигы кыйм­мәтле бүләккә лаек булачак. Димәк, иртәгә барыгызны да «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырып калабыз.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев