Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә татар теле курслары башланды

2 февраль көнне Яшел Үзәндә, Ленин урамы – 22 адресы буенча урнашкан мәдрәсәдә татар теле курслары старт алды.

Беренче дәрескә утызлап кеше килгән иде. Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм тәҗрибәле педагог, татар теле укытучысы Сания ханым җыелучыларны котлап, җылы сүзләрен җиткерде.
Дәрес бик җанлы һәм аңлаеш­лы барды. Сыйныф ике төркемгә – татар телен җитәрлек дәрәҗәдә белмәүчеләргә һәм бөтенләй белмәгән тыңлаучыларга бүленде. Минем кебек бөтенләй белмәүчеләргә бик аңлаешлы итеп эшләнгән дәреслекләр бирелде. Татар теле дәресләре дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 10 сәгатьтә, ә шимбә иртәнге 8 сәгатьтә башлана. Әлеге курс 3 айга исәпләнгән.
Мин үзем урыс милләтеннән. Шулай да әлеге татар теле курс­ларына йөрергә карар кылдым. Чөнки татарларның ике телдә дә аралаша алуларына сокланам һәм шундый теләгем мине бирегә китерде. Бу бит булмастай эш түгел.

Геннадий Баринов,  
татар теле курслары тыңлаучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн татар теле курслары