Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең беренче көне

25 февральдә Татарстанның шәһәрләре һәм районнарында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алган иде. Ниһаять, бәйге Яшел Үзәнгә дә килеп җитте.

Яшел Үзәнлеләрне “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов сәламләде:
– Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала. Бу санга безне шактый озын, катлаулы, ләкин бихисап талантка бай юл илтте. Бүген инде фестивальнең берничә буыны үсеп җитте һәм без аларны акыллы кешеләр итеп тәрбияләдек дип уйлыйм, – дип сәламләде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

  Иртәгә бәйгенең икенче көне, кичен гала-концерт булачак.
 Зона бәйгеләре лидерлары 8-12 апрельдә “Уникс”та узачак суперфиналга чакырыла. Җиңүчеләр исемнәре, гадәттәгечә, зур гала-концертларда – 13 апрельдә “Уникс”та, 20 апрельдә “Пирамида”да игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск фестиваль Созвездие Йолдызлык созвездие 2018