Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Советлар Союзы Герое каберенә яңа һәйкәл куелачак

Мондый йөкләмәне район җитәкчесе Иван Засоринның килене белән очрашудан соң бирде.

Гражданнарны кабул итү вакытында Герой улының хатыны Любовь Николаевна Михаил Афанасьевка Иван Михайлович каберен реконструкцияләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ул Яшел Үзән шәһәр зиратында җирләнгән.

- Без бу эшне һичшиксез эшләячәкбез, яңа һәйкәл әзерләячәкбез һәм урнаштырачакбыз. Мин тиешле күрсәтмә бирәм. Каберне саклап торырга волонтерларны беркетү турында да уйларбыз. Бу безнең тарих һәм без аны сакларга тиеш, - диде Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев