Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә соңгы 30 елга беренче яңа мәктәп төзеләчәк

Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында 1224 урынлык яңа мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы пәйда булачак.

Бу хакта район һәм дүртенче чакырылыш шәһәр советының бишенче уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

«Мирный микрорайонында 50 меңгә якын кеше яши, 1224 урынлы мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы төзелеше өчен җир кишәрлеге билгеләнгән», - дип билгеләп үтте спикер.

Ул ассызыклаганча, шәһәрдә инде 30 елдан артык бер генә мәктәп тә төзелмәгән, ә аларга ихтыяҗ арта бара.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев