Яшел Үзәндә "Сәләт" клубы эшли
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Сәләт" клубы эшли

 "Сәләт-Яшел Үзән" Клубы оештырган мәйданчыкта – Районкүләм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында – төрле мәктәпләрдән килгән укучылар төркемнәре үз интеллектуаль һәм мантыйк сәләтләрен сынадылар. 

Төрле темаларга багышланган 20 сорауга катнашучыларның җавапларын мөхтәрәм казыйларыбыз тикшергәч, нәтиҗәдә, иң күп баллар җыйган командалар - Васильево бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучылары һәм Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәп активистлары! 

 

Афәрин, егетләр-кызлар! Алар безнең Клуб исеменнән якшәмбе көнне үтәчәк "Мирах" лигасының уенында катнашачаклар!

Тимерхан Шәйхетдинов.


Нет комментариев