Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә шәһәрне яшелләндерү эшләре башланды

Җәйге сезон башына шәһәрне 250 мең чәчәк һәм 2,5 мең кашпо бизәячәк.

Чәчәк атучы үсемлекләрнең 30 сорты – бәрхет гөле, виола, петуния, агератум, сальвия һәм пеларгония Яшел Үзәнне күңелле җәйге төс белән тутырачак.

Яшелләндерү эшләре башланды инде, тиздән шәһәр стеласы зонасында, шулай ук Горький исемендәге мәдәният үзәге янында чәчәкләр утыртачаклар. Чәчәк композицияләрендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы темасын күтәрәчәкләр.

"Яшелләндерүгә еллык контракт суммасы 23 млн 250 мең сум тәшкил итә. Контракт - территориясен карау: чабу, су сибү, чәчәкләр утырту, авария хәлендәге агачларны алу һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала», — дип сөйләде Яшел Үзән районы баш агрономы Наталья Ячанова.

Соңгы өч елда шәһәрдә меңнән артык агач утыртылган, шуларның 400е - каштан. Урамнарда 10 меңнән артык декоратив куак һәм 1,5 мең роза куагы чәчәк ата.
Моннан тыш, быел Яшел Үзәндә традицион «Миллион чәчәкләр шәһәре» конкурсы узачак, анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

Конкурс башлану датасы һәм аның шартлары турында өстәмә хәбәр итәрбез.

Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев