Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр

Сайлау - сайлау белән, ә тормыш үз җае белән. 18 март Россия Президентын сайлау көне дип, кешеләр яшәүдән туктап тормый.

Яшел Үзәннән яшь парлар Камилә белән Артур бүген яңа гаилә корып, аны рәсмиләштерде. ЗАГСтагы тантанадан соң яшьләр туй күлмәкләрен дә салмыйча, сайлау участогына юл тотты. Бу алар гаиләсенең гражданлык бурычларын беренче тапкыр үтәү буларак тарихка кереп калачак һәм алар өчен иң мөһим һәм кадерле вакыйга булып хәтерләрендә мәңге сакланачак. Тантана Яшел Үзән ЗАГСында булды. Бүген генә барлыкка килгән бу яшь гаиләгә ЗАГС хезмәткәрләре РФ Конституциясен бүләк итте. Камилә һәм Артурның гражданлык позицияләрен исәпкә алганда, бу шәп бүләк! 

Яшь пар һәм аларның кунаклары, бәйрәм киемнәреннән, шәһәребезнең Родина мәдәният йортына юл алды. Биредә алар беренче тапкыр Россия Президенты сайлауларында катнашып, тавыш бирде. Сайлау участогында яшь парлар, шулай ук, бүләксез калмады.Биредә аларны, барлык кунакларга да җитәрлек, исемле торт көтә иде. Ул гына да түгел, шундый икеләтә истәлекле бу көн белән яшь гаиләне шәһәребез мэры Александр Тыгин һәм А.М.Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов та котлап җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы 2018 Президентские выборы в России молодожены свадьба

2
X