Полиция хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә Яшел Үзән районы буенча "Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурста Яшел Үзәннең 23нче - "Алтын башак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре катнашты.
Онлайн тавыш бирү ярдәмендә Җәмәгать Советы әгъзалары тарафыннан таләпләргә туры килә торган 4 иң яхшы эш сайлап алынды. Нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 урын - Есения Әюпова;
- 2 урын - Әбүзәрова Алинә һәм Вәлимәтов Сәид;
- 3 урын - Буланова Арина.
Конкурста катнашучыларның барысына да сертификатлар һәм мошенниклыкны кисәтү буенча профилактик белешмәләр тапшырылды. Ә иң яхшы эшләр авторларын дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Нет комментариев