Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды

Эш сәфәре барышында Илдар Ирек улы 3нче шәһәр китапханәсендә булды. Аның бер укучысы депутатка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Китапханәнең сул ягында идәннәрне череп, тиз арада алыштыруны таләп итә.

Депутат бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Моннан тыш, ул китапханәчеләргә балалар өчен татар китаплары бүләк итте.

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзәннең "Порт"яшьләр үзәгендә яшьләр активы белән очрашты. Волонтерлар-медиклар, яшьләр парламенты егетләре, шулай ук район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе һәм яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы белән бергә социаль ярдәм, максатчан укыту, спорт үсеше, белем алу, эш урыннары һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Яшьләр белән очрашудан соң депутат «Өлкән буын» партия проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Элла Квашнина янына юл тотты. Элеккеге очрашуда Элла Сергеевна яраткан радиоприемнигының яраксыз булуына зарланган иде, ә ул радио тыңларга ярата. Илдар Ирек улы ветеранны сөендерергә була, аңа яңа радиоприемник бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев