Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә районның яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар

Фикер алышу Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык вәкилләре, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шул исәптән бүлек һәм идарә җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә, яшьләр һәм яшүсмерләр берләшмәләре вәкилләре белән берлектә узды.

2023 елга кадәрге Стратегия районның социаль-икътисади үсеше нигезендә эшләнгән.

- Яшьләрне эшкә урнаштыру. Урта һөнәри һәм югары уку йортлары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, спорт объектлары җитмәү. Васильево, Карамалы Тау, Норлат кебек зур авыл җирлекләрендә яшьләрнең ялын оештыру, аларда бер генә яшүсмерләр клубы да булмау – төп проблема, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Волчкова.

- Яшь буын белән эшләүнең бөтен мөһимлеген аңлап, район башлыгы Михаил Павлович Афанасьевны район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе итеп билгеләү турында карар кабул итте. Ул-шәһәр Советының яшь депутаты, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Артур Камалеев, - дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков.

Алдагы 3 елга үсеш стратегиясендә Казан милли тикшеренү технология университетының Яшел Үзән филиалы базасында Урта һөнәри белем бирү оешмасын ачу, социаль инфраструктура объектлары белән гомуми мәйданы 156 мең квадрат метр булган торак квартал төзү, мәктәпкәчә һәм мәктәп уку йортлары төзү, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру кебек максатлар тора.

Моннан тыш, югарыда күрсәтелгән зур торак пунктларда яшьләр (яшүсмерләр) клублары ачарга, шулай ук Васильево бистәсендә яшьләр үзәге төзергә планлаштыралар.

-Яшьләр белән эшләү механизмнары өлешендә без нинди өстенлекләрне куярбыз, Яшел Үзән һәм Яшел Үзән районы яшьләренең ничек итеп территорияләрне социаль-икътисадый үстерүдә нәтиҗәле катнаша алуы да шуңа бәйле булачак. Ахыр чиктә дөрес эш юнәлешләрен сайлау өчен җентекләп фикер алышу мөһим, - дип ассызыклады үз чыгышында ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары @minmol_rt Ринат Садыйков.

Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X