Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә район җитәкчесе Студентлар бәйрәмендә катнашты

Һәр елның 25 гыйнварында билгеләп үтелүче Изге Татьяна - Студентлар көнен урта һәм югары уку йортыларында белем алучы егет-кызлар түземсезләнеп көтеп ала.

Яшел Үзән механика көллияте укучылары өчен быелгы бәйрәм аеруча истәлекле булып, күңелләрендә уелып калыр, мөгаен. Бирегә уку һәм гамәли эш барышын күрү, студентлар белән аралашу өчен Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев килде. 
1162 егет-кызга бик күп төрле юнәлештә белем бирүче уку йортының мактанырлыгы бар, әлбәттә. Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатынында механика көллияте студентлары сынатмады. Район җитәкчесе уку йортының материаль-техник базасы белән танышканнан, остаханәләр, лабороторияләрдә булганнан, талантлы егетләр белән аралашканнан соң, фикерләре белән уртаклашты. 
-Педагогларга рәхмәт, сездән бик күп нәрсә тора. Бер урында гына тапталмаска, башка предприятиеләргә чыгарга, хезмәттәшлек итәргә, яңа мөмкинлекләр ачарга кирәк. Чөнки практикадан башка булмый. Без ярдәм итәргә әзер. Бары тик алга, безне җиңүләр көтә! - дип рухландырды ул. 
Бәйрәмчә бизәлгән залда Студентлар көне башланды. Шулай итеп, бәйрәмне ЗМКлылар район җитәкчесе белән бергә каршы алды. Изге Татьяна көнендә уку йортының 1 курс студенты Татьяна Васильева туган көнен дә билгеләп үтә икән. Бу хакта Михаил Афанасьев белеп, кызга чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. 
Биредә тагын бер кызыклы традиция - “Халява кил” исемендәге лоторея яшәп килә. Анда студентларга иң кирәклесе - бушлай төшке аштан кала, экзамен һәм зачет уйнаталар. Бәхет елмайганнарга аны автомат рәвештә генә куячаклар. Әлбәттә, мондый өстенлек елга бер, Студентлар көне уңаеннан гына бирелә. 
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев