Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә -  Рабит Батулла

​​​​​​​"Сәләт-Яшел Үзән" клубы 16 нчы мәктәп укучыларының мәшһүр татар әдибе Рабит Батулла белән очрашу оештырды.

Рабит абыйның публицистик эшчәнлеге телне үстерүгә һәм саклауга багышлаганга күрә, әңгәмә дә шуннан башланды. 26 нчы мартта язучыга 80 яшь тула, шулай, сүз аксакалның тормыш тәҗрибәсе һәм иҗаты хакында да барды.

Чараның икенче өлеше - тәрҗемә итү буенча кече бәйге. Ике пар - Илнур-Әмир һәм Эльзира-Алсу - үзләренең тел байлыгын сынадылар.

Очрашу Рабит абыйның "татар" атамасының борынлыгы һәм дөньякүләм әһәмияте турындагы сүзләр белән тәмам булды.

Чараны оештыруда, хезмәттәш буларак, "Казан утлары" журналы чыкты. Аеруча журналның пропаганда бүлеге җитәкчесе Фәнил Гыйләҗевка рәхмәт белдерәбез.


Ихтирам белән, Тимерхан Шәйхетдинов
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: