Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрен буырга теләгән Марий Эл кешесен хөкем иткәннәр

Яшел Үзән кафесының берсендә ир-ат шау-шу күтәргән, аннары хакимият вәкиленә һөҗүм иткән.

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрен буырга теләгән Марий Эл кешесен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Суд көз көне Яшел Үзән кафесының берсендә исерек 35 яшьлек ирнең шау-шу күтәрүен ачыклый. Әлеге урынга полицейскийлар килеп җиткәч, ир-ат полиция хезмәткәрен халык алдында мәсхәрәләгән, аннары идәнгә егып аны буа башлаган.
«Хакимият вәкиленә карата көч куллану» һәм «Хакимият вәкилен мыскыл итү» маддәсе буенча суд Марий Эл кешесен бер елга сынау срогы белән ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X