Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә нинди кибетләр ябылды?

Яшел Үзәндә беренче кирәк-ярак товарлары исемлеге үзгәрүгә бәйле рәвештә кайбер кибетләр вакытлыча ябылачак. Россия Хөкүмәте тарафыннан беренче зарури булмаган товарларның яңа исемлеге расланды.

Шулай итеп, атналык эш булмаган вакытта көнкүреш приборларын, электр җиһазларын, компьютер, электрон һәм оптик җиһазларны, төзелеш һәм бизәү материалларын һәм инструментларын, автозапчастьларны, кабель продукциясен, бакча инвентарен, басма массакүләм мәгълүмат чараларын, янгынны һәм янгын сүндерүне кисәтү өчен товарлар, күмү кирәк-яракларын, тәмәке продукцияләрен, күзлек һәм линзаларны, шулай ук төргәкләр, этикеткалар, ценниклар һәм касса ленталарын гамәлгә ашыручы кибетләр ябыла.

Беренче кирәк булган товарларның яңартылган исемлеге:
1.Санитария-гигиена битлеге
2. Куллар өчен антисептик
3. Дымлы Салфеткалар
4.Коры тастымаллар
5.Сабын
6.Хуҗалык сабыны
7.Теш пастасы
8.Теш щеткасы
9.Бәдрәф кәгазе 1
10.Гигиеник прокладкалары
11. Кер юу порошогы
12.Балалар подгузнригы
13Шырпы
14.Шәм
15.Яңа туган бала өчен пеленка
16.Балалар өчен шампунь
17.Балалар өчен крем
18.Туклану өчен шешә
19.Соска-пустышка
20. Автомобиль бензины
21.Дизель ягулыгы
22.Сыекландырылган табигый газ
23.Зоотоварлар (хайваннарга азык, ветеринар препаратларын да кертеп) Район Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев