Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Җәмигъ мәчете ачыла

Тантанада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин һ.б. катнаша.

9 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Яшел Үзәндә Җәмигъ мәчетнең рәсми ачылышы тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин, район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, республикабыз һәм Россия төбәкләренең дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Яшел Үзән мөселман өммәте вәкилләре катнашачак.

Яшел Үзән Җәмигъ мәчете ачылышы район мөселманнары өчен соңгы елларда иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Гоголь урамы, 19 нчы йортта урнашкан дини бина традицион дини, әхлакый кыйммәтләрне таратуга һәм конфессияләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәчәк. Мәчеткә беренче таш салу тантанасы 2001 елда узган иде. Төзелеш халык көче белән, район предприятиеләре һәм оешмаларының финанславы ярдәмендә барды. Бүгенге көндә шәһәрдә - өч мәчет, ә районда кырыктан артык мәчет эшли.

“Җәмигъ” мәчете – ике катлы, биш манаралы корылма. Төп манараның биеклеге – 46 метр. Мәчетнең мәйданы – 1500 квадрат метр, 1000 кеше сыйдырышлы

Ярдәмче бүлмәләрдән - цоколь катында конференц-зал, ашханә, аш әзерләү бүлмәсе; беренче катта – ир-атлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен чишенү бүлмәләре; икенче катта – уку классы, никах һәм ял итү бүлмәләре, хатын-кызлар өчен балкон урнашкан. Мәчет дини корылмалар комплексы төзелеше өчен махсус бирелгән 1,2 гектар мәйдандагы җир кишәрлегендә урнашкан.

Әйләнә-тирәсендә керү-чыгу юллары эшләнгән, берсе - мәчет ишегалдында һәм берсе мәчет каршында урнашкан машина кую урыны бар. Комплекс планы буенча, мәчет янында хәләл кафе һәм мәдрәсә бинасы төзеләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск открытие мечети

2
X