Яшел Үзән районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион акциясе дәвам итә.
Бүген август конференциясенең пленар утырышы алдыннан мөхтәрәм кунаклар балаларга яңа букчалар бүләк итте.
Хөрмәтле кунаклар арасында - Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина @ mon.rt, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов @il_gilmutdinov, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс" судно төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов, Яшел Үзән прокуроры Сергей Егоров @ tatarstanproc, ЮХИДИнең җирле бүлекчәсе башлыгы Рамил Идиятуллин @ gibdd_16 , Горький заводы генераль директоры Александр Филиппов, Серго заводы генераль директоры Радик Хәсәнов, Яшел Үзән проект конструкторлык бюросы директоры Евгений Жирков һәм башкалар бар иде.
Нет комментариев