Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе

Бүген Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе уза. Җәйнең соңгы көнендә Родина исемендәге музыка театрында район һәм шәһәр педагоглары киңәшмәгә җыелып, төп мәсьәләләрне уртага салып хәл итә.

Укытучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева сәламләде.

-Узган уку елында үткән фронталь тикшерү катгый ялгышлыклар булмавын күрсәтте. Зур хезмәтегез өчен барлык укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм, - дип сүзен башлады ул. –Белем дәрәҗәсе иң әүвәл укучының сәламәтлегенә һәм укыту сыйфатына бәйле. Шәһәребезнең 1нче лицее укытучыларга аттестация узу өчен федераль мәйдан булып торачак. Мондый мәктәпләр республикада бары дүртәү, - дип чыгышын дәвам итте Рәйсә Афанасьева.

Киңәшмәдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

Конференциядә тагын ниләр турында сөйләштеләр, кемнәр грантка лаек булды, боларның барысы хакында да газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Гүзәл Минһаҗева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев