Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ «МАЯК» ЯНЫНДА ЯКТЫРТЫЛГАН ЧАҢГЫ ТРАССАСЫ БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН

Авария хәлендәге торакларны сүткәннән соң бушаган җирләрдә, «Маяк» спорт комплексы янында, зур спорт кластеры һәм яңа яктыртылган чаңгы трассасы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта шәһәр хакимиятенең халык белән очрашуында хәбәр ителде.

Яшел үзәнлеләр Паратская, Украина, Рогачев урамнары арасындагы микрорайонда нәрсә булачагы белән кызыксынды.

– Без 4-нче номерлы мәктәп янында районда спортны үстерү мөмкинлеген күрәбез, биредә ике яңа спорт комплексы, шул исәптән, йөзү бассейны һәм боз сарае төзелеше өчен урыннар резервланырга мөмкин, - дип сөйләде район башлыгы Александр Тыгин. - Мондый спорт комплекслары Мирный микрорайонында бар инде, әмма шәһәрнең иске өлешендә дә ул кирәк.
Моннан тыш, якын киләчәктә «Маяк» спорт комплексы янында яңа чаңгы трассасы барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев