Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә һәм Васильевода бары тик явыз ниятле бурычлыларның гына кайнар суын өзәчәкләр

Шактый гына бурыч җыелуга карамастан, ягулык сезонында Яшел Үзән предприятиесенә газ бирү туктатылмады.

Җәйге сезонда Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесенә газ бирүне берсүзсез туктатырга тиешләр иде, әмма явыз ниятле бурычлыларның гына кайнар суын өзәргә булдылар һәм ЗПТС моны үзе генә дә эшли ала.

Исегезгә төшерәбез, халыкның ЗПТСка 220 млн  сум бурычы җыелган. Үз чиратында  «Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе»нең газ өчен 196 млн сум бурычы бар. «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыяте Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесенә   җәйге өч айда түләү системасын җайлауны һәм газ өчен түләүне йөкләде.
Торак йортларда  кайнар суны  туктатмау максатыннан  «Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе» ачык акцио­нерлык җәмгыяте Яшел үзән  шәһәрендә һәм Васильево бистәсендә яшәүчеләргә кыска вакыт эчендә  булган бурычларны каплау турында мөрәҗәгать итә.  Җылылык өчен 100 мең сумнан артык бурычы җыелган күпкатлы йортлар исемлеге  төзелде.

Җылыту һәм кайнар су өчен бурычлары 100 мең сумнан арткан йортлар исемлеге газетада бастырылды (№52).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев