Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә логоүзәкнең өченче чиратына инвестицияләр 2 млрд. сум чамасы тәшкил итәчәк

«Яшел Үзән-3» күпләп сату-бүлү үзәген төзү проектын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның Инвестицион советы карады.

Презентацияне «Ромекс» компаниясе вәкилләре үткәрде. Проектка инвестицияләр 1,9 млрд. сумга бәяләнә, 1000нән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.

Булачак бүленеш үзәгенең гомуми мәйданы 10,3 га тәшкил итәчәк, төзелешне 2022 елда башлау планлаштырыла. Проектның максаты - зур габаритлы йөкләрне саклау һәм эшкәртү өчен мәйданчык оештыру. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге участок инвесторлар өчен бик кызыклы, һәм тәкъдим ителгән проектны хуплады.

Шулай ук Инвестицион совет «Транзит-Сити» компаниясенең «Яшел Үзән» сәнәгать паркы янында зур күп функцияле автокомплекс төзүне карады. Компаниянең генераль директоры Ирек Вәлиев билгеләп үткәнчә, проект «Ирбис» заправка станциясе төзелешен генә түгел, ә зур тонналы автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча тулы функционалны да үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев