Аны Яшел Үзән районы мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үзәк китапханә базасында уздырдылар.
Чараны "Әдәби Татарстан маршруты" грант проекты җитәкчесе Сергей Устинов оештырды.
Балаларга Идел буе халыкларының тарихи-мәдәни мирасын белүгә 25 сораудан тест узарга кирәк иде. Барлык укучылар да үз белемнәрен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтте һәм диктантны уңышлы үтәде, - дип билгели оештыручылар.
Яшел Үзән районы үзәк китапханә системасы вәкилләре жюри әгъзалары булды. Абсолют җиңүче дип Яшел Үзән медицина училищесының 1 курс студенты Адилә Сафиуллина табыла.
Барлык катнашучылар да проект символикасы белән сертификатлар һәм истәлекле бүләкләргә лаек була.
Нет комментариев