Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә коронавирус юк, карантин бар

Чит илдән кайтучыларга, өлкәннәргә өйдән чыкмаска киңәш ителә.

Бүген планетаны дер селкеткән коронавирус инфекциясе турында ишетмәгән кеше юктыр. Без башта бу авыру белән кытайлылар көрәшүен күзәттек, аннан соң ул Европага күчте һәм әкренләп бөтен планетаны яулап алды. Россиядә дә көннән-көн авыручылар саны арта. Татарстанда әлегә 10 авыру очрагы билгеле. Коронавируска каршы көрәшне көчәйтү максатыннан, РФ Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм карантин игълан ителде.

Бездә вәзгыять ничек тора? Яшел Үзән районы һәм шәһәренең баш дәүләт санитар табибы вазыйфасын башкаручы Ирина Галиуллина яшел үзәнлеләргә мөрәҗәгать итеп, игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтте:

– Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә чит илдән кайтучылар күп. Аларның исемлеге ра йон үзәк дәваханәсенә һәм эчке эшләр бүлегенә тапшырыла. Әмма, кайбер гражданнар моңа җитди карамый, изоляция ләнү чараларын күрми. Чит илләрдән кайтучылар һәм контактта булучылар өйдә 14 көн дәвамында карантинда булырга, законнарны һәм санитария таләпләрен үтәргә, башка кешеләргә куркыныч тудырмас ка тиеш. Әгәр дә, таләпләр үтәлмәсә, РФ законнарына ярашлы рәвештә, административ чаралар күреләчәк.

 

Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы вазыйфасын башкаручы Елена Тверскова, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, түбәндәгеләрне билгели:

– Карантин игълан ителгән вакытта, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймас өчен, өйдән чыгып йөрмәскә, җәмәгать урыннарында ,мөмкин кадәр, булмаска тырышыгыз. Ә ашамлыкларны һәм медикаментларны ишек төбенә кадәр китерүне балаларыгыз дан яисә оныкларыгыздан сорагыз. Бүгенге көндә безнең район һәм шәһәрдә эпидемиология торышы әйбәт, вирус инфекцияләре белән авыру арту күзәтелми, коронавирус теркәлмәгән. Интернет челтәрендә таратылган фейк хәбәрләре расланмаган. Гади санитария-гигиена кагыйдәләрен, карантин чараларын үтәү дә, сезне инфекция дән саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев